Ратушада Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды

24 декабрьдә Ратушада 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды, аның эшендә Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев катнашты. Быел стипендия алу өчен 300 гариза бирелгән, тантанада 90га якын җиңүче – талантлы һәм перспективалы яшьләр катнашты. Яшь галимнәрнең иң кызыклы фәнни проектлары практикада тормышка ашырылачак һәм шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин, конкурста җиңүчеләрне котлап.

Студентлар һәм аспирантлардан тыш, стипендияләрне яшь спортчыларга, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә тапшырдылар. Стипендияләрне тапшыру тантанасы берничә этапта узды: беренче булып исемле стипендияләрне сәнгать мәктәпләре укучылары, аннары – спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр алды. Аннары Мэр вуз һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына һәм аспирантларына фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты икътисад институтының 1 курс аспиранты Горшкова Юлия «Казан шәһәренең мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социаль тернәкләндерү»  эше белән бүләкләнде.

«Ахыр чиктә, сез шушы  идеяләрегезне багаж буларак күтәреп зур  тормышка аяк атлыйсыз. Зинһар, эшләгез һәм авырлыклар алдында туктамагыз”, – диде шәһәр башлыгы.

Тантана вокал һәм хореография номерлары белән үрелеп барды.

Тантана ахырында эксперт комиссиясе әгъзаларын, алар арасында фәнни-инновацион эшчәнлек белән идарә итү башлыгы Марат Кәлимуллинны, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинованы Казан шәһәре мэры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Юляны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!