Яңалыклар

Стажировка мөмкинлекләре… киләчәк эш урыны…

Вузга кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге Россия рекрутментының онлайн лидеры булган «Super Job» компаниясеннән лекцияләр, мастер-класслар курсын оештыра. Әлеге курс университет 1-4 курс студентларына исәпләнгән һәм аларга киләчәктә төп белгечлекләре буенча эш табарга ярдәм итәргә тиеш. Бүген, 9 февральдә икътисад Институты студентларының икенче төркеме өчен беренче мастер-класс булды. Мастер-классларда уку […]

9 Февраль

Аспирантлар, адъюнктлар, студентлар өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру

8 февральдә аспирантлар, адъюнктлар, студентлар һәм дәүләт, шул исәптән хәрби, һәм дәүләт аккредитациясенә ия булган шәхси белем бирү оешмаларының курсантлары өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру булды. 2021 елда бу тантана «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе бинасында егерме беренче тапкыр узды. Стипендиатлар арасында Казан ДАУ вәкилләре аспирант Хөсәенов Рафис Ринат улы һәм студент Ахрарова Анастасия Сергеевна бар […]

9 Февраль

Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне Фән көне белән котлыйм!

Безнең университетның фәнни традицияләре бар, алар лаеклы дан яуладылар һәм Татарстан Республикасы һәм Россия аграр фәненең югары абруен формалаштыралар. Күренекле галимнәр җитәкләгән һәм агрономия, авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру, АПКда икътисад һәм идарә итү, продукция җитештерүнең заманча технологияләре өлкәсендә алдынгы урыннарны алып торучы фәнни мәктәпләр булдырылган һәм уңышлы үсеш ала. Болар барысы да үсемлекчелек, терлекчелек, авыл […]

8 Февраль

Очрашуга чакырабыз

9 февраль көнне кураторлар сәгатендә, Россия гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган, ветеран Әхмәдуллин Бөек Галимулла улы белән очрашу булачак. Очрашу урыны: ИМТС актлар залы, 9.40 сәг..

8 Февраль

Яңа билгеләнеш

3 февральдә ректор боерыгы белән урман хуҗалыгы һәм экология факультетының яңа деканы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Гафиятов Ренат Халит улы билгеләнде. Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. Казан ДАУ файдасына күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, фәнни һәм мәгариф эшчәнлегендә югары казанышлары, югары квалификацияле белгечләр әзерләгәне өчен Пухачева Людмила Юрьевнага рәхмәт белдерде һәм Казан ДАУ профессорлар-укытучылар составының […]

6 Февраль

«Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе

РФ атказанган фән һәм техника эшлеклесе, профессор, аграр белем бирү академиясе академигы, фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты, СССРның атказанган уйлап табучысы Хаҗип Сабир улы Гайнанов истәлегенә багышланган «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Ул 2021 елның 26 февралендә узачак. «Современные достижения аграрной науки»

6 Февраль

2021 елның 12 февралендә Казан ДАУ Гыйльми советының чираттагы утырышы булачак

2021 елның 12 февралендә Казан ДАУ Гыйльми советының утырышлар залында (төп бина) чираттагы утырышы булачак. Башлана 13:40 сәг – процедура мәсьәләләре                   14:00 сәг – утырыш Kөн тәртибе: Университетның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре. 2020 елда фәнни-педагогик кадрлар әзерләү турында һәм 2021 елга бурычлар турында. ДЭКның 2019/202020 уку елында эшенә анализ һәм ДЭК рәисләре билгеләп үткән җитешсезлекләрне […]

5 Февраль

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча (керү сынауларыннан башка үтү хокукы булган затларны кабул итүдән тыш) – керү сынаулары нәтиҗәләре буларак таныла торган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм (яки) Кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнгән очракларда университет тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган […]

5 Февраль

Татарстанга Самара, Чиләбе һәм Волгоград өлкәләреннән, Удмуртия һәм Чуашстаннан авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә өйрәнергә киләләр

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу – продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү исәбенә җитештерүнең табышлылыгын арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен […]

4 Февраль