Яңалыклар

«Татарстан Республикасы өчен 50 инновацион идея» республика конкурсына йомгак ясалды

17 декабрьдә Татарстан Республикасы инновацион проектлары өчен ел саен уздырыла торган региональ конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Приз фонды 12,8 млн сум тәшкил итте. Конкурс унбишенче тапкыр үткәрелде, оештыручылар – ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы. Бүләкләү тантанасы «Корстон»да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. «Татарстан Республикасы өчен […]

18 Декабрь

Казан ДАУ студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры стипендиатлары булдылар

17 декабрьдә Казан ДАУ студентларына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җаббаровның дәүләт стипендиясенә сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү процедурасы механикалаштыру һәм техник сервис институты стеналарында узды. Стипендиягә 25 студент лаек булды: аларның 10сы – механикалаштыру һәм техник сервис Институты, 9ы – Агрономия факультеты һәм 6сы – икътисад Институты. Сертификатларны инфраструктураны үстерү һәм җитештерү […]

17 Декабрь

Казан ДАУна Татарстан Республикасында 2019 елгы чараларның волонтерлык программаларын гамәлгә ашырган өчен Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Республикасында волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыру, волонтерлар эшчәнлеген тану һәм бүләкләү максатыннан, 2019 елның 11 декабрендә ел саен уздырыла торган «Ел волонтеры» тантанасы узды. Ул «Kazan Volunteers» волонтерлык хәрәкәтенең 10 еллыгына багышланган иде. Чараның максаты – волонтерлар эшчәнлегенә бер ел эчендә йомгак ясау, Казанда «Ворлдскиллс» стандартларыннан бәяләп һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында […]

17 Декабрь

Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне үткәрелде

2019 елның 14 декабрендә Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада чакырылган кунаклар чыгыш ясады, алар арасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, мәктәп урманчылыкларының 1 съездында катнашучы Кәбиров Р. И., Саба аграр көллияте студентлары, Лубян урман хуҗалыгы техникумы студентлары, Казан ДАУның кабул итү комиссиясе вәкиле Фәссахова Г. Р. бар иде. Чакырылган кунаклар […]

16 Декабрь

Иннополис университетында укуларны уңышлы тәмамладылар

7 декабрьдә CDO (Chef data officer – мәгълүматларга нигезләнгән идарә) программасы буенча Казан ДАУның 20дән артык укытучысы белем алуга йомгак ясалды. Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, дәүләт идарәсе һәм җитештерү кооперациясе буенча проектлар уңышлы якланды. Эксперт комиссиясе әгъзалары сыйфатында Иннополис университеты ректоры Александр Геннадьевич Тормасов, Казан ДАУ ректоры Айрат Расим улы Вәлиев, фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек […]

13 Декабрь

Казан ДАУның агрономия факультеты мөгаллимнәрен бүләкләү тантанасы

2019 елның ноябрендә Казан ДАУның агрономия факультетына 100 ел тулды. Ел дәвамында әлеге истәлекле дата белән бәйле фәнни, белем бирү һәм мәдәни-спорт чаралары үткәрелде. Эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – «Татмелиорация «Траст компаниясе» ААҖ, «Байер» АҖ, «Татагрохимисервис» АҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ ярдәме белән 5 махсус укыту-демонстрация сыйныфлары ачылды, «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек куркынычсызлыгы: технологияләр, инновацияләр, базарлар, кадрлар» […]

13 Декабрь

«СТОП коррупция»

Коррупциягә каршы көрәш – безнең вузның уку-укыту эшенең мөһим өлешләреннән берсе. 10 декабрьдә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институтында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган «СТОП коррупция» чарасы узды. Чара конкурс рәвешендә булды, анда барлык факультетлар һәм институтлардан 5 команда катнашты. Жюри әгъзалары булып хакимият вәкилләре һәм белем бирү оешмасы укытучылары бар […]

13 Декабрь

Казан ДАУ укытучылары «Югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия һәм остазлык: мәдәниятара һәм конфессияара коммуникацияләр аспектлары» түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар

2019 елның 12 декабрендә Казан ДАУ философия һәм хокук кафедрасы укытучылары «Югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия һәм остазлык: мәдәниятара һәм конфессияара коммуникацияләр аспектлары» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Ул Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту, патриотик тәрбия бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) һәм «Православие галимнәре берләшмәсе» […]

13 Декабрь

Казан шәһәре мэрының исемле стипендиясенә конкурс нәтиҗәләре чыгарылды

12 декабрьдә студентлар һәм аспирантлар арасында Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсы нәтиҗәләре буенча иҗтимагый совет һәм эксперт комиссиясенең уртак утырышы узды. Аның эшендә эксперт комиссиясе әгъзалары фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Р. М. Низамов, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Ф. Т. Нәҗметдинова катнашты. Конкурска барлыгы 220 дән […]

13 Декабрь

Казан ДАУ укытучысы «Ел инженеры» Республика конкурсында җиңүче булды

Казан ДАУ укытучысы, техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы доценты Яруллин Фәнис Фәрит улы «Ел инженеры» Республика конкурсының «Авыл хуҗалыгы» номинациясендә җиңүче булды! «Ел инженеры» конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә куелган һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, шулай ук квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш. […]

11 Декабрь