Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улы

ректорат каршындагы киңәшче, икътисад фәннәре докторы, профессор,

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты,

Югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы,

РФ югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре

Фәйзрахманов Җәүдүт Ибраһим улы 1948 нче елның 27 нче июнендә Татарстан Республикасы Арча районы Носы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1966 нчы елда ул, Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ТР Арча районы “Первое мая” колхозында экономист булып башлап җибәрә. 1972 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. 1973 нче елдан профессор Н.С. Катков җитәкчелегендә КСХИ да аспирантура үтә, аспирантурада укыганда Совет Армиясе хезмәтенә (1974–1975) алына. 1978 нче елны “Вопросы организации и планирования рациональной кормовой базы в хозяйствах с развитым молочным скотоводством” темасын кандидатлык диссертациясен уңышлы гына яклый. 1991 нче елда К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә терлекчелек һәм азык җитештерүдә экономик яктан эффектлылыкны күтәрү проблемаларын яктырткан докторлык диссертациясен яклый (08.00.05 белгечлеге – икътисад, планлаштыру һәм халык хуҗалыгы белән  идарә итүнен оештыру (авыл хуҗалыгы).

1977–1990 нчы елларда КСХИның экономик кибернетика кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, мөдир вазифаларын башкаручы булып эшли. 1990–1996 нчы елларда ул – Казан дәүләт ветеринар академиядә авыл хуҗалыгы экономикасы һәм ветеринар эшен оештыру кафедрасы доценты, авыл хуҗалыгында икътисад һәм маркетинг кафедрасы мөдире. Ул – көчле, оештыру сәләтләре югары булган җитәкче, коллектив хөрмәтен казанган шәхес. 1992 нче елны аңа икътисад һәм маркетинг кафедрасы профессоры исеме бирелә. 1996 нчы елдан алып бүгенге көнгәчә Җ.И. Фәйзрахманов КДАУның авыл хуҗалыгында җитештерү белән идарә итү кафедрасын җитәкли.

Фәйзрахманов Җ.И. терлекчелек һәм азык җитештерүдә экономик яктан эффектлылыкны күтәрү проблемаларын өйрәнү, компьютер технологияләрен булдыру һәм аны гамәлгә кертү, шулай ук АПК аграр секторын реформалаштыру өлкәләрендә атаклы галим буларак танылды. Фәнни нәтиҗәләрне реализацияләү ТР АПКсының стабиль үсешен тәэмин итүдәге уңай роле бәяләп бетермәслек.

Фәйзрахманов Җ.И. – АПК реформалауның актуаль мәсьәләләре һәм аграр сеторның экономик яктан эффектлылыгын күтәрүгә багышланган 15 монография һәм 100 фәнни хезмәт авторы. 2000 нче елда ул ТР ның иң яхшы инновацион идеясе өчен Диплом белән бүләкләнде.

Фәйзрахманов Җ.И. югары авыл хуҗалыгы белеме бирү үсешенә, бу тармакның фәнни яктан тәэмин ителешенә, фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә үзенең зур шәхси өлешен кертте. Ул үзенең фәнни юнәлешләренә нигезләнеп фәнни мәктәп оештырды, 15 кандидат һәм 5 икътисад фәннәре докторы әзерләде.

Фәйзрахманов Җ.И. актив фәнни-оештыру эше алып бара: ул – ТР ФА-ң экономик проблемаларны реформалау буенча Гыйльми совет рәисе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре бирү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиянең әгъзасы, “Вестник Казанского ГАУ” журналының баш мөхәррире, “Нива Татарстана” журналының редколлегия әгъзасы, докторлык диссертация советының әгъзасы.

1996 нчы елның августында Фәйзрахманов Җ.И. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең ректоры итеп сайлана. Ректор булып эшләү дәверендә ул үзен көчле оештыручы, талантлы педагог һәм фәнни җитәкче буларак күрсәтте. 2002 нче елда ул “Мәгариф сферасы” номинациясендә “Елның иң яхшы менеджеры” исеменә лаек була. 2005 нче елда “Ел ректоры” номинациясендә Милли премия лауреаты була. Ул җитәкчелек иткән еллар – вузның динамик үсеш, белем бирү эшчәнлеге сферасының киңәю, фәнни потенциалы үсеше һәм матди-техник базаның ныгу еллары. Фәйзрахманов Җ.И. җитәкләгән бөтен коллектив эшенең нәтиҗәләре, динамик һәм стабиль үсеш, 2006 нчы елда вузга югары статус – университет статусын бирде.

Җ.И. Фәйзрахмановның эшләгән эшләре, кылган гамәлләре аны ТР ФА-ң әгъза-корреспонденты, Югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе  әгъзасы һәм аграр белем бирүнең Россия академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайланырга җирлек бирде.

Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул “Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрүдәге казанышлары”, “Казанның 1000 еллыгы истәлеге”, “Хезмәт ветераны” медальләре, РФ Президентының мактаулы грамоталары белән бүләкләнде.

Ректорат каршындагы киңәшченең кабул итү бүлмәсе: К. Маркс урамы, 65 (икенче кат)

Шәхси сораулар буенча кабул итү: чәршәмбе 9.00-11-00

Элемтә өчен телефон: 567-45-88

Электрон почта: info@kazgau.com