Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечнең ачык лекциясе

Ачык лекцияләр традициясе дәвам итә. 19 декабрьдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча студентлар алдында «Җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш белгече Ирина Радушнова ачык лекция укыды. Ул оешманың уңай имиджын формалаштыру, фирма стандартларын үтәү, банк катнашында чаралар үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде, һөнәре серләре белән уртаклашты. Студентлар актив әңгәмә алып бардылар, белгеч эшенең үзенчәлекләре турында сораулар бирделәр.

Ачык лекцияне кафедра укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы оештырды. Ирина Радушнова Банк эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм аның брендын массакүләм мәгълүмат чаралары аша тәэмин итү белән шөгыльләнә.

«Россия Авыл хуҗалыгы банкы» акционерлык җәмгыяте – Россиядә иң эре банкларның берсе. 2000 елда Россия Федерациясе агросәнәгать секторының һәм авыл территорияләренең милли кредит-финанс системасын үстерү максатларында төзелгән. Бүген ул барлык төр банк хезмәтләрен күрсәтә һәм Россия агросәнәгать комплексын финанслауда алдынгы позицияләрне били.