Һәр кешенең туган теле бар!

2021 елның 24 февралендә механикалаштыру һәм техник сервис Институтының актлар залында халыкара туган телләр көненә һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Шигырь уку – ул үзе бер сәнгать. Һәркемгә авторның шигырен тою, бигрәк тә тавыш тембрын үзгәртү ярдәмендә шагыйрьнең һәр сүзен җиткерә алу мөмкинлеге бирелми. Ә менә безнең студентлар моңа ирешкәннәр.

Әлеге чараны философия һәм хокук кафедрасы оештырды.  Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән философия һәм хокук кафедрасы доценты И.М. Габделхакова мөрәҗәгать итте. Ул телләргә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде.  Бәйге ике номинация буенча үткәрелде: татар әдәбияты һәм рус әдәбияты.

Конкурста барлык университеттан 16 укучы катнашты. Г. Тукай, М. Җәлил, А. Пушкин, В.Маяковский, М. Цветаева, М. Лермонтов, Х. Туфан, Р. Миңнуллин һәм башка шагыйрьләр шигырьләре яңгырады. Ике номинация буенча алты җиңүче билгеләнде. 

Татар әдәбияты номинациясендә беренче урынны Николаева Индира, Б301-02 төркеме студенты, икенче урынны – Мөхәммәтҗанова Зилә, М201-01 төркеме магистры, өченче урынны – Галиуллина Әнисә, Б101-05 төркеме студенты яулады.

Рус әдәбияты номинациясендә беренче урында – Гущина Мария, Б301-05 төркеме студенты, икенче урын – Клюкина Ольга, Б471-02 төркеме студенты һәм өченче урын – Ганина Мария, Б101-02 төркеме студенты.

Конкурста Казан ДАУның «Тургай» студентлар халык театрының алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Робирт Галиев, профессор Н.Х. Шәрипова, доцентлар И.М. Габделхакова, Р.С. Барсукова, Д.А. Пинаева составында жюри эшләде. Робирт Тимерхан улы Галиевның жюри составындагы эше, кызганычка каршы, университетта соңгы эш көне булды.