18 һәм 19 февральдә ФЛХиЭ укытучылары һәм студентлары «ЭкоHab» чарасында катнаштылар

18 һәм 19 февральдә ФЛХиЭ укытучылары һәм студентлары «Мега» сәүдә үзәгендә «ЭкоHab» чарасында катнаштылар. Уку йортларының күргәзмәсе оештырылган иде. Анда ФЛХиЭ деканы Гафиятов Р.Х., факультет укытучылары һәм студентлар актив булдылар. Алар булачак абитуриентларны Казан дәүләт аграр университетында укыту юнәлешләре, кабул итү, уку шартлары һәм мәдәни-спорт ялы, тулай торак, Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында җитештерү практикасы, уңышлы эшкә урнашу мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

2 көн эчендә «Мега» сәүдә үзәгендә 800дән артык абитуриент, мәктәп укучыларының ата-аналары һәм кунаклар кабул ителде.