2020 елда органик игенчелек берлеге «Органик авыл хуҗалыгы – яңа мөмкинлекләр» проектын гамәлгә ашырды

Органик игенчелек берлеге Президент гранты кысаларында проектка йомгак ясады һәм органик авыл хуҗалыгына күчүнең методик рекомендацияләрен һәм икътисадый исәп-хисапларын, шулай ук сертификацияләнгән органик авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында гамәли укыту видеосын тәкъдим итте. Алар органик продукция җитештерүнең мөмкинлекләренә һәм максатчанлыгына икътисади бәя бирергә, практикада сыналган база белемнәрен, агротехнологияләр һәм сертификацияләү процедурасы буенча профессионалларның киңәшләрен алырга мөмкинлек бирәчәк. Материаллар «Органик авыл хуҗалыгы – яңа мөмкинлекләр. Җирдән җаваплы файдалану, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү системасы һәм практикасы» проекты кысаларында тупланган. Ул Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып, Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән гражданлык җәмгыятен үстерүгә гамәлгә ашырыла.

Проектның партнерлары: Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Калуга өлкәсе һәм Пермь крае авыл хуҗалыгы министрлыгы, Томск өлкәсенең социаль-икътисадый үсеш департаменты, «Россельхозцентр» ФДБУ, ӨҺБ ФДБМУ Томск агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, “Академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университеты” ЮБ ФДБМУ.

2020 елда проект кысаларында Россиянең 37 регионыннан 441 кеше түләүсез белем алуда катнашты. Бу Россиядә органик авыл хуҗалыгы өлкәсендә Россия Федерациясе тарихында иң масштаблы фәнни-гамәли проект.

Материалларның йомгаклау җыентыгы сайтта: https://soz.bio/sbornik-materialov-poorganicheskomu/

Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин: https://soz.bio/organicheskoe-selskoe-khozyaystvo-v-ro/