25 һәм 26 ноябрь көннәрендә ТР Кама Тамагы һәм Балтач районы мәдәният йорты Казан ДАУ коллективын кунакта кабул итте

25 һәм 26 ноябрь көннәрендә ТР Кама Тамагы һәм Балтач муниципаль районнары мәктәпләренең укучылары белән очрашулар узды.

Укытучылар һәм студентлар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләр һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен кызыксындыру өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган өстенлекләр турында җентекләп сөйләделәр. 2020 елда аграр университетка керү буенча барлык сорауларга да җавап бирделәр.

Чарада катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләр алды, һәм мондый очрашулар ешрак булырга тиеш, дигән ышаныч белдерде.