«Агробиотехнопарк» ҖЧҖ тәҗрибә кырларында күчмә киңәшмә

2020 елның 26 июнендә «Агробиотехнопарк» ҖЧҖ тәҗрибә кырларында чираттагы күчмә киңәшмә узды.

Казан ДАУ агробиотехнопаркы проекты – алдынгы технологияләр (нано -, био -, инфо -) нигезендә, әйдәп баручы һөнәри белем бирү учреждениеләре, фәнни-тикшеренү оешмалары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр һәм агробизнесның фәнни-белем бирү потенциалын һәм ресурсларын берләштерү юлы белән, АПКны инновацион үстерүнең интеллектуаль һәм технологик платформасы. Максаты – халыкның тормыш сыйфатын арттыру, илебез агробизнесын дөнья җәмәгатьчелегенә үстерү һәм интеграцияләү өчен авыл хуҗалыгында конкурентлыкка сәләтле технологияләрне эшләү, апробацияләү һәм тиражлау буенча уңай инновацион мохит булдыру, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү.

Киңәшмәдә Казан ДАУның ректор Вәлиев А.Р., деканнар, директорлар һәм кафедра мөдирләре катнашты.