Аспирантлар, адъюнктлар, студентлар өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру

8 февральдә аспирантлар, адъюнктлар, студентлар һәм дәүләт, шул исәптән хәрби, һәм дәүләт аккредитациясенә ия булган шәхси белем бирү оешмаларының курсантлары өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру булды.

2021 елда бу тантана «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе бинасында егерме беренче тапкыр узды. Стипендиатлар арасында Казан ДАУ вәкилләре аспирант Хөсәенов Рафис Ринат улы һәм студент Ахрарова Анастасия Сергеевна бар иде.

Стипендиатларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!