“Авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык өлкәсендә коррупция куркынычлары” темасына дискуссия клубы утырышы

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, 2020 елның 26 ноябрендә яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы культураны формалаштыру мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатыннан, «Авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык өлкәсендә коррупция куркынычлары» темасына дискуссия клубы утырышы узды.

Утырыш Казан ДАУ катнашында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында, беренче проректор – укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Булат Госман улы Җиһаншин җитәкчелегендә узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык өлкәсендә коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләре буенча проблемалы мәсьәләләр каралды һәм нәтиҗәләре яктыртылды.

Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан бизнес-омбудсмены иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе урынбасары Никита Валиков, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, шулай ук студентлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.