Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән котлау

Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне һөнәри бәйрәмебез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Көне белән котлыйм!

Һәрвакыт авыл хуҗалыгы хезмәте хөрмәткә лаек булды. Авыл хуҗалыгында җаваплы һәм максатчан кешеләр эшли, алар өчен туган җир һәрвакыт аерым игътибар таләп итә. Агросәнәгать комплексы Татарстан икътисадының мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Бүген тармакта авыл хуҗалыгы производствосының яңа инновацион технологияләре үзләштерелә, эшкәртү камилләшә. Игенчеләр һәм терлекчеләр, агрономнар һәм зоотехниклар нәтиҗәле эшли белүләрен чынлап исбатлыйлар. Аларның югары һөнәри осталыгы, үз-үзләрен аямыйча һәм туган җиргә тугрылыклары хөрмәт һәм ихтирамга лаек.

Безнең индустриаль партнерларыбызны, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче, мең тонна ашлык һәм яшелчә, йөзләгән төрле сөт продукциясе җитештерүче Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләрен аерым котлыйсым килә. Безнең республика аграрийлары казанышларына Казан ДАУ галимнәре, укытучылары, студентлары һәм аспирантлары лаеклы өлеш кертә. Безнең аграрийларның тәҗрибәсенә һәм һөнәри осталыгына ярдәм иткән инновацион фәнни алымнар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгына уңыш һәм чәчәк атачагына ышанам.

Кадерле дуслар! Сезгә, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!

Ихтирам белән, Ректор Вәлиев А. Р.