Бүген “ТатАгроЭкспо” агротехнология күргәзмәсе кысаларында аграр белгечлек студентлары эш бирүчеләр белән очрашты

Казан ДАУ, Ветеринария академиясе һәм Россия кооперация университеты студентлары бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә җыелдылар, анда агросәнәгать предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очраштылар. «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Август «Туган Як» агрофирмасы АҖ, «Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ һәм КФХ «Миңнеханов Минталип», «Татагрохимсервис» компанияләр төркеме, «Аммоний Агро-технологии» ҖЧҖ вәкилләре хезмәт шартлары, хезмәт хакы һәм оешмаларның корпоратив этикасы турында сөйләделәр.

Башта, реаль вакыт режимында студентлар сораштыру узды, нәтиҗәдә, катнашучыларның яртысыннан артыгы киләчәк эш урыны билгеле түгел икәне ачыкланды. Аннан соң сүз агропредприятиеләр вәкилләренә бирелде. Студентлар да булачак эш бирүчеләргә сораулар бирү мөмкинлегенә ия булдылар. Чара ахырында студентлар үз фикерләре белән уртаклаша һәм эш өчен иң кулай урыннарны сайлый алдылар.