Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсының «Большие вызовы» төбәк конкурсы

«Сириус» белем бирү үзәге, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, «Сириус» фәнни-технологик университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм талантлар университеты тарафыннан үткәрелә торган фәнни-технологик проектларның бөтенроссия конкурсы.

Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы – мәктәп укучылары (7-11 сыйныфлар), урта һөнәри белем бирү студентлары (1-2 курслар), фәнни, тикшеренү, проект, уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары уку йортлары студентлары өчен масштаблы ярыш.

Без Республика мәктәп укучыларына һәм студентларына үз идеяләрен, эшләнмәләрен һәм тикшеренүләрен проектка рәсмиләштереп җибәрергә, аларны экспертларга бәяләү өчен тәкъдим итәргә һәм «Большие вызовы» җәйге мәгариф сменасында (7-10 сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортларының беренче курс студентлары) яки Сочи шәһәрендәге «Большие вызовы» студентлар саммитында (11 сыйныф укучылары, югары уку йортлары студентлары һәм урта махсус уку йортларының икенче курс студентлары) катнашырга тәкъдим итәбез.

Конкурста кем катнаша ала?

• 7-11 сыйныф укучылары;

• урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары (1-2 курс);

• югары уку йортлары студентлары (1-2 курс).

• команда белән (3 кешегә кадәр), яки мөстәкыйль рәвештә дә катнашырга мөмкин.

Конкурс өчен мөстәкыйль рәвештә башкарылган (ата-ана яки остазның турыдан-туры катнашыннан башка) һәм бер юнәлешкә эләгүче индивидуаль яки команда проекты кирәк. Конкурста катнашучылар конкурсның бер юнәлешендә генә һәм трекларның берсе буенча гына катнаша ала.

Конкурс юнәлешләре:

• агросәнәгать технологияләре һәм биотехнологияләр

• пилотсыз транспорт һәм логистика системалары

• зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, финанс технологияләре һәм кибербезопасность

* генетика, персонализацияләнгән һәм прогностик медицина

• когнитив тикшеренүләр

• космик технологияләр

• нанотехнологияләр

• нейротехнологияләр һәм табигатькә охшаш технологияләр

• яңа материаллар

• заманча энергетика

• акыллы шәһәр

Һәр юнәлеш турында тулырак мәгълүмат белән конкурс порталында танышырга мөмкин: https://konkurs.sochisirius.ru/

Игътибар! Команда проекты булган очракта, һәр катнашучы конкурска аерым гариза бирергә тиеш, нәтиҗә һәр катнашучыга аерым санала, аның проектка шәхси өлешен исәпкә алып.

Региональ бәйге һәм дистанцион бәйге «Большие вызовы» конкурсының йомгаклау этабына сайлап алуның төп инструментлары булып тора һәм параллель рәвештә уза.

Гариза бирү һәм конкурс эшен тапшыру 31.01.2021 кадәр сайтта:  https://konkurs.sochisirius.ru/