«Без энергоэффективлыкны сайлыйбыз!» яшьләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

1 марттан «Без энергоэффективлыкны сайлыйбыз» яшьләр инициативалары республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Гариза бирү вакытында 16дан 30га кадәр тулы яшьтәге гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның өлкән сыйныф укучыларын, башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү студентларын, техник һәм гуманитар югары уку йортларының аспирантларын катнашырга чакырабыз.

Конкурс 2021 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр үткәрелә.

Конкурска материаллар 2021 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.

Гаризаны һәм конкурс эшен электрон почтага җибәрегез: cetrt@mail.ru

Тулырак мәгълүмат белән сез монда таныша аласыз: http://tef.tatar/concurs/tef-youth-competition/

Без сезнең гаризаларны көтәбез һәм уңышлар телибез!

Конкурста катнашу кагыйдәләре, гариза һәм конкурс эше рәсмиләштерүгә карата таләпләр, эшләрне бәяләү критерийлары конкурс турында нигезләмәдә һәм кушымталарда күрсәтелгән: