“Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе”

2020 елның 1-2 декабрендә Казанның IT- паркында “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумы узачак. 2020 елда күргәзмәдә барлыгы 27 проект тәкъдим ителәчәк.

Мәртәбәле кунаклар исемлегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре. Форумның бер мәйданчыгы «Карьера үсеше» проекты мәйданчыгы.

«Карьера үсеше» – хезмәт базарында гуманитар белгечлекләрне тәмамлаучыларның һөнәри ориентациясенә һәм адаптациясенә юнәлдерелгән үсеш алучы программа. Анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр: Татарстан Республикасы югары уку йортларының бакалавриат, белгечлек, гуманитар белгечлекләр магистратурасын тәмамлаучылар; Татарстан югары уку йортларының чыгарылыш курс студентлары катнаша. Әлеге мәйданчык кысаларында төрле карьера темаларына дискуссияләр, мастер-класслар һәм лекцияләр үткәрү каралган. Кайбер темалар: Татарстан Республикасында яшь белгечләр өчен хезмәт базарының торышы, киләчәк һөнәрләре, карьера төзү серләре һәм уңышлы резюме төзү һ.б..

Моннан тыш, 2020 елның 2 декабрендә 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр технопарк территориясендә форумда катнашучылар өчен эш бирүчеләрдән һәм эре компанияләрдән стажировкалар һәм вакансияләр маркеты узачак. Бу мәйданчык эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр үзара турыдан-туры элемтә булдырсын өчен оештырыла.

Форумда катнашучылар HH.ru хезмәткәрләре белән бергә үз резюмеларын язачаклар һәм төзәтә алачаклар. Алга таба катнашучылар маркеттагы компания вәкиленә резюмены тәкъдим итә, кейс-интервью һәм әңгәмә уза алачак. Стажировка һәм вакансияләр маркеты катнашучыларга икътисадның коммерция секторы компанияләрендә (Татнефть, Leroy Merlin, «Алабуга» МИЗ, Timerman һ.б.) стажировка үтәргә, дәүләт хакимияте органнарында, республика һәм Россия компанияләрендә эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Контактлар: IT Парк, Казан, Петербург ур., 52, тел.: +7 900 321 34 51 (Бакирова Алена Линаровна)