ДМУ укытучыларының һәм студентларының бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашуы

Авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча студентлар «Коронавирус (Pandemic COVID-19): аның икътисадый һәм социаль шаукымы һәм җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән сценарийлар» бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар.

Нияз Азатович «Коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән электрон дәүләт сервислары» дигән доклад белән чыгыш ясады. Анда коронавирус эпидемиясе таралу шартларында читтән торып күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары һәм инфекция пандемиясе шаукымын җиңәргә ярдәм итә торган электрон дәүләт сервислары анализлана.

Конференция дисциплинарара характерда булды. Анда катнашу өчен икътисадчылар, тарихчылар, политологлар, социаль һәм гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә башка белгечләр чакырылган иде.