«Экология – балалар карашы» федераль милли проекты конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 31 мартында «Экология-балалар карашы» федераль милли проекты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Җиңүче дипломына Буа муниципаль районы Ырынгы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Блинова Дарья лаек булды. Ул Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Ырынгы мәктәбе һәм Буа урманчылыгы белән берлектә оештырылган мәктәп урманчылыгы әгъзасы булып тора.

Әлеге проектның җитәкчеләре – Алексеева Альбина Кирилловна һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультеты доценты Мөхәммәтшина Айгөл Рамил кызы.