«Фермерлар мәктәбе» программасын ачу

Казан ДАУда «Фермер мәктәбе» ачылды. Ул – Россельхозбанкның нәтиҗәле агробизнесны төзү һәм гамәлдәге эшкуарларның квалификациясен күтәрү буенча масштаблы мәгариф проекты.

Аны республиканың Лаеш, Кама Тамагы, Саба, Балык Бистәсе һәм башка күп кенә районнарыннан 24 крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе һәм шәхси хуҗалыклар хуҗалары тыңлады.

Курс ике айга исәпләнгән һәм үз эченә «Кошчылык» һәм «Сөт-ит терлекчелеге» юнәлешләре буенча теоретик һәм практик өлешләрне ала.

Укулар йомгаклары буенча «Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар, экспертлар берләшмәсе каршындагы чыгарылыш квалификация эшләрен яклап, үз фермер хуҗалыгын үстерүнең бизнес-планын эшләячәкләр. Әлеге проектларны стартаплар, инвесторларны җәлеп итү яки кече бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт грантларын алу конкурсларында катнашу өчен кулланырга мөмкин булачак.

«Россельхозбанк» АҖ ярдәме белән Казан ДАУнда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча даими эшләүче махсус уку сыйныфына ремонт ясалды.