Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне Фән көне белән котлыйм!

Безнең университетның фәнни традицияләре бар, алар лаеклы дан яуладылар һәм Татарстан Республикасы һәм Россия аграр фәненең югары абруен формалаштыралар. Күренекле галимнәр җитәкләгән һәм агрономия, авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру, АПКда икътисад һәм идарә итү, продукция җитештерүнең заманча технологияләре өлкәсендә алдынгы урыннарны алып торучы фәнни мәктәпләр булдырылган һәм уңышлы үсеш ала. Болар барысы да үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, эшкәртү сәнәгате өлкәсендә фәнни-техник һәм инновацион юнәлешләрнең яңа технологияләргә, заманча техник чараларга, авыл хуҗалыгын адаптив интенсивлаштыру системасына, социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрнең прогрессив рәвешләренә күчүне күздә тоткан нәтиҗәле үсешендә чагыла.

Университет галимнәренең фәнни-техник казанышлары киң билгеле, АПК предприятиеләрендә гамәлгә кертелә һәм халыкара һәм бөтенроссия тармак күргәзмәләрендә даими күрсәтелә. Алар арасында «Алтын көз», «Идел буенда Халыкара кыр көннәре», «Россия инновацияләренә — Россия капиталы», «Интерагро, Анимед, Идел буе фермеры», «Энергетика һәм ресурсларны саклау» һ.б. бар. Һәр яңа көн креатив һәм уникаль идеяләр, файдалы һәм бөек ачышлар, кызыклы һәм лаеклы казанышлар белән тулы булуын телим.

Ректор Валиев А.Р.