HARVEST CENTER студентлар өчен ишекләрен ача!

16-17 февральдә Казан ДАУ механика факультеты студентларын күчмә укыту кысаларында «Проминтел-Агро» компаниясе үзенең яңа HARVEST CENTER дилер үзәге буенча экскурсия үткәрде.

Чара барышында булачак белгечләр сервис үзәгенең заманча җиһазланышы белән таныша, CLAAS ARION 630 тракторының техник үзенчәлекләре һәм SCORPION 732 яңа телескоп төягеченең техник үзенчәлекләре турында лекция тыңлый, агрегатлар җайланмасын практикада карый, виртуаль күзлекләр куллана алдылар.

Март аеннан башлап «Проминтел-Агро» компаниясе Краснодар шәһәрендәге CLAAS заводы белән берлектә төрле тематикаларга он-лайн лекцияләр үткәрәчәк:

– ашлык җыю комбайннары нигезләре;

– ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру;

– трактор нигезләре;

– тракторларны эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру;

– телеметрия практикада;

– гидравлик системалар нигезләре;

– электр җиһазлары нигезләре;

– электрогидравлика нигезләре;

– а.х.җ. техника диагностикасы нигезләре.

Укуларны яки экскурсияне оештыру мәсьәләләре буенча маркетинг бүлеге җитәкчесе Кара Людмилага 8917-285-40-21 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.