Икътисад институтының Ачык ишекләр көне

21 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә икътисад Институтының Ачык ишекләр көне узды. Очрашу эпидемиологик хәл аркасында дистанцион форматта узды.

Сезнең белән элемтәгә икътисад Институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы керделәр. Очрашуда Казан ДАУның икътисад институтын тәмамлаучылар катнашты. Абитуриентлар белән әңгәмә вакытында бик тату атмосфера булды. Без 2021 елның иң актуаль мәсьәләләрен карадык. “Эмодзи ярдәмендә һөнәрне тап” дигән уен үткәрделәр, сораштыру аша мәктәп укучыларын кызыксындырган һөнәрләрне белделәр. Иң популяр һөнәр – менеджер һөнәре булды.

Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез!