Иннополис университетында укуларны уңышлы тәмамладылар

7 декабрьдә CDO (Chef data officer – мәгълүматларга нигезләнгән идарә) программасы буенча Казан ДАУның 20дән артык укытучысы белем алуга йомгак ясалды. Авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, дәүләт идарәсе һәм җитештерү кооперациясе буенча проектлар уңышлы якланды.

Эксперт комиссиясе әгъзалары сыйфатында Иннополис университеты ректоры Александр Геннадьевич Тормасов, Казан ДАУ ректоры Айрат Расим улы Вәлиев, фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Рөстәм Мингазиз улы Низамов, профильле министрлыклар вәкилләре, мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр һәм практиклар катнашты.