Казан дәүләт аграр университеты студентлары Нократ аграрчыларының «Победа ковалась в тылу» яшьләр патриотик слетында катнаштылар

11-13 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары Нократ аграрчыларының «Победа ковалась в тылу» яшьләр патриотик слетында катнаштылар.

Слет авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, АПК хезмәтчәннәренең даны һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмияте турында тарихи хәтерне саклау мәсьәләләрен хәл итү кысаларында аграр югары уку йортлары һәм АПК предприятиеләре яшьләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча диалог мәйданчыгына әверелде.