Казан ДАУ делегациясенең Ульяновск дәүләт аграр университетына визиты

2020 елның 5 февралендә Казан ДАУ делегациясе Ульяновск дәүләт аграр университетында булдылар.

Делегация составы: Хәмидуллин Наил Нурулла улы – инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор; Низамов Рөстәм Мингазиз улы – фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор; Сержанов Игорь Михайлович – агрономия факультеты деканы; Яхин Сергей Мирбатович – механикалаштыру һәм техник сервис Институты директоры; Низаметдинов Марат Мингали улы – икътисад Институты директоры; Пухачева Людмила Юрьевна – урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы; Агиева Гүзәл Нурислам кызы – агроэкологик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе; Хәлиуллин Дамир Таһир улы – машиналар һәм җиһазлар кафедрасы мөдире; Миникаев Рагать Вагыйз улы – агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире; Шәйхрәзиев Шамил Шәйхенурович – ландшафт дизайны Үзәге җитәкчесе; Хафизов Рамил Наил улы – кластерлы белем бирү һәм проектлар белән идарә итү үзәге җитәкчесе.

Визит барышында Казан ДАУ хезмәткәрләре фәнни-тикшеренү лабораторияләре, яхшы җиһазландырылган уку аудиторияләре, университет факультетлары һәм институтлары эшчәнлеге белән таныштылар.

Ульяновск ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В. А. Исайчев, беренче проректор-фәнни эш буенча проректор И. И. Богданов, өстәмә белем бирү һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор А. Р. Корнилин белән танышу экскурсиясеннән соң, алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.