Казан ДАУ хезмәткәрләре һәм студентлары экологик акциядә катнаштылар

2019 елның 7 ноябрендә Казан шәһәре Совет районының №65 балалар бакчасы базасында «Кышын кошларны ашат» экологик акциясе үткәрелде. Чарада Казан ДАУ, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә ата-аналар һәм мәктәпкәчә учреждение җитәкчелеге катнаштылар. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Пухачева Л.Ю., профессор Мусин Х.Г., студентлар, ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балалар катнашында истәлекле агач – чыршы утыртылды.