Казан ДАУ Икътисад институтында кооперативларның башкарма директорлары «Кооператив идарәчесе» курслары башланды

Казан ДАУ Икътисад институтында кооперативларның башкарма директорлары «Кооператив идарәчесе» курслары башланды. 25-28 ноябрьдә университет укытучылары «ТР авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белгечләре белән берлектә түбәндәге актуаль темалар буенча тренинглар уздырачаклар: дәүләт ярдәменең төп чаралары, бухгалтер исәбе, хисап һәм салым салу, кооператив икътисады һәм эшлекле проектлау, партнерлык мөнәсәбәтләрен модельләштерү. Моннан тыш, программада авыл хуҗалыгын механикалаштыруга инновацион технологияләр кертү мәсьәләләрен өйрәнү, Механикалаштыру һәм техник сервис Институтының укыту-демонстрация үзәге базасында авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне күрсәтү каралган.