Казан ДАУ коллективы Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале вафат булуы сәбәпле, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша

Казан ДАУ җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасын тәмамлаган Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале вафат булуы сәбәпле, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин Татарстанның һәм Россиянең иң күренекле бизнесменнарының һәм сәясәтчеләренең берсе, бөтен ил күләмендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнде, искиткеч гаилә башлыгы булды.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.