Казан ДАУ коррупциягә каршы көрәш

17 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис Институты бинасында коррупцияне кисәтүгә (профилактикалауга) һәм коррупциячел хокук бозулар субъектларын ачыклауга юнәлдерелгән студентлар советы утырышы узды. Анда Казан ДАУ коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру өчен җаваплылар, оештыру-тәрбия эше буенча идарә, студентлар советы, студентлар куркынычсызлык хезмәте һәм университет активистлары катнашты. Утырышның төп максаты – студентларны Республиканың һәм университетның коррупциягә каршы сәясәте белән таныштыру.

Чараны оештыручылар чыгышлары студентлар аудиториясендә зур кызыксыну уятты. Алар сораулар бирделәр һәм фикер алышуларда актив катнаштылар. Казан ДАУ коррупциягә каршы тору буенча әйдәп баручы белгеч Руслан Рушан улы Локманов илнең яшь гражданнарын намус һәм законнан читкә тайпылмаска, белем бирү оешмасы тарафыннан үткәрелә торган коррупциягә каршы эштә активрак катнашырга чакырды.

Утырышта студентлар арасында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе составы булдырылды. Комиссия составына төрле институтлардан һәм факультетлардан 9 студент керергә теләк белдерде. Студентларның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе составының максатлары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы югары уку йортларының студентлар арасында коррупциягә каршы комиссияләре арасында республика конкурсында катнашу мәсьәләсе дә каралды. Конкурс «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.