Казан ДАУ коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру темасына фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләр арасында

19 декабрьдә мәгариф оешмаларының, фәнни-тикшеренү оешмаларының профессор-укытучылар составы, белем бирү оешмалары аспирантлары һәм студентлары арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге конкурс ел саен «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Бүләкләү тантанасында ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов һәм конкурсның эксперт советы рәисе, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының (ИЭУП) беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры Игорь Бикеев катнаштылар.

Ярыш процедуралары 2019 елның ноябрь ае дәвамында узды. Конкурста катнашучыларның ачык чыгышлары 2019 елның 29 ноябрендә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Коррупциягә каршы тору диалектикасы» IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының профессор-укытучылар составы һәм фәнни-тикшеренү оешмалары хезмәткәрләре арасында җиңүчеләр:

I урын – Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы (Казан дәүләт аграр университеты);

II урын – Мусина Регина Рөстәм кызы (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП));

III урын – Хизбуллина Радмила Радик кызы (Казан дәүләт энергетика университеты).

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!