Казан ДАУ мөгаллимнәрен Казан шәһәре Мэрының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

7 февральдә Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр Советының хисап-сайлау җыелышы булды.

Җыелыш кысаларында эксперт Советы әгъзаларын һәм аспирантларын Казан шәһәре мэры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында университет җитәкчелеге һәм укытучылары: Җиһаншин Б.Г. – проректор, укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор, Низамов Р. М. – фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, Нәҗметдинова Ф. Т. – фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире, Клычова Г. С. – бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире.

Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр советы – ул Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы 35 яшькә кадәр (фән докторлары өчен 40 яшькә кадәр) яшь тикшеренүчеләрнең һәм белгечләрнең ирекле иҗтимагый берләшмәсе.

Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы фән һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда ярдәм итә, Казанның яшь галимнәре турында сөйли, конкурслар һәм грантлар турында хәбәр итә.

Ел саен яшь галимнәр һәм белгечләр советы ярдәмендә Казан шәһәре мэрының исемле стипендиясенә конкурс уза. Анда Татарстанның төрле вузларыннан килгән галимнәрнең эксперт берләшмәсе катнаша, аңа быел 25 яшь тулды.