Казан ДАУ студентлары билбау көрәше буенча ярышларда катнаштылар

17 октябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында билбау көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда 4 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ җыелма командасы 1 урынны яулады.

Иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге спортчылар күрсәтте:

1.            Галиев Нәфис, агрономия факультеты магистры – 1 урын

2.            Сәлахетдинов Раил, Б281-03 – 1 урын

3.            Кудинов Михаил, Б281-06 – 2 урын

4.            Садыйков Инсаф, Б281-01 – 3 урын

5.            Сәйфуллин Раил, агрономия факультеты магистры – 3 урын

6.            Газизуллина Карина, Б171-05 – 1 урын