Казан ДАУ студентлары «Россельхозбанк» АҖ стипендиатлары булдылар

Казан ДАУ студентлары «Россельхозбанк» АҖ стипендиатлары булдылар.

«Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе Борис Листов 2019 елның 11 октябрендә «Алтын көз» 21 нче аграр күргәзмәсе кысаларында 54 югары уку йорты студентлары өчен 2019/2020 уку елына стипендия программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Россельхозбанк башлыгы ассызыклаганча, милли максатларга ирешү, шул исәптән Россиянең агросәнәгать комплексы продукциясенең халыкара базары лидерларының берсенә әверелүе кеше капиталын үстерүгә бәйле. Шулай ук, үзен агросекторда күзаллаган талантлы һәм хезмәт сөючән яшьләрнең сайлап алынган юлдан тайпылмавы да мөһим.

Россельхозбанкның үз стипендия программасы РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы вузларга кагыла. 12 ай дәвамында исемле стипендия алуга яхшы укучы һәм фәнни эшчәнлек алып баручы 300 студент дәгъва итә ала. Олимпиадаларда катнашу өстенлек булып тора.

Банкның стипендия программасына эләгүчеләр арасында Казан ДАУ да бар. Быел безнең университетның биш студенты стипендиатлар булды: Ахмедшина А. И., Гыйлмуллин И. Т., Кәримов И. И., Комиссаров Э. Н., Сафина Д. Р.. Университет ректоры Айрат Вәлиев Россельхозбанк җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Университетның Гыйльми советы ел саен Россельхозбанк стипендиясенә кандидатлар тәкъдим итәчәк. Банк исемле стипендияләр түләп кенә калмыйча, стипендиатларның Казан филиалына эшкә урнашу һәм практика узу мөмкинлеге турындагы мәсьәләне дә караячак.