Казан ДАУ студентлары «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУнең Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә укулар уздылар

18 февральдә Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары, профессор Мусин Х.Г. җитәкчелегендә, «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУнең Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә микроклонлы үрчетү буенча фәнни-гамәли семинар-лабораториядә укыдылар. Бер үк вакытта студентлар «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба урман хуҗалыгы» ДБУ эше белән таныштылар.