Казан ДАУ студенты Казан шәһәре Мэры стипендиясе конкурсында җиңүче булды

28 декабрьдә Казан ДАУның агрономия факультеты студенты Дмитриева Полина Андреевнага Казан шәһәре Мэры стипендиясен тапшыру тантанасы булды. Стипендия, диплом һәм истәлекле значокны Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. тапшырды. Дмитриева П. А. «Шәһәр тирәлегендә декоратив үсемлекләрне биопозитив яклау» проекты белән җиңүче булды.

Казанның яңа генераль планы проекты нигезендә, 2035 елга шәһәрдә яшелләндерелгән территорияләр мәйданын 12 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, ә хәзерге мәйданы 8,5 мең гектар. 20 елдан соң табигый-рекреация комплексының гомуми мәйданы, су объектларын исәпкә алып, шул исәптән декоратив үсентеләр утырту юлы белән 15 мең гектарга җитәчәк.

Шәһәр шартларында төп проблема булып яшел үсентеләрнең үсеп китүе һәм сакланышы тора. Моның өчен вакытында су сибеп, ашлама белән тукландыру, куакларны дөрес итеп кисү һәм клумбалар утау гына аз. Теләсә кайсы организм, үсемлекләрнең дә чирләвен онытырга ярамый. Тикшерүнең максаты – шәһәр тирәлеген төзекләндергәндә кулланыла торган декоратив һәм чәчәк үсемлекләре авыруларыннан биологик яклау системасына кертү өчен яңа биологик препаратлар эшләү. Тикшеренү Казан ДАУның Агротехнология үзәге базасында үткәрелде.

Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен алу конкурсы 1994 елдан бирле үткәрелә. Анда югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары гамәли әһәмияткә ия һәм төзекләндерү процессында тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләр белән катнаша ала. Казан ДАУ студентлары һәм аспирантлары, гадәттәгечә, бу конкурста актив катнашалар. Ике ел элек, университет инициативасы буенча «”Шәһәр” авыл хуҗалыгы, экология һәм табигатьтән файдалану» дигән яңа номинация гамәлгә куелды, бу аграр юнәлештәге студентларның һәм аспирантларның катнашу мөмкинлекләрен киңәйтте.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!