Казан ДАУ укытучылары «Югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия һәм остазлык: мәдәниятара һәм конфессияара коммуникацияләр аспектлары» түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар

2019 елның 12 декабрендә Казан ДАУ философия һәм хокук кафедрасы укытучылары «Югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия һәм остазлык: мәдәниятара һәм конфессияара коммуникацияләр аспектлары» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Ул Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту, патриотик тәрбия бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) һәм «Православие галимнәре берләшмәсе» төбәкара мәгърифәтчелек иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде.

Түгәрәк өстәлнең тантаналы өлеше кысаларында РФ прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры, юридик фәннәр кандидаты, доцент Хисаметдинов Фәрит Равил улы; ТР премьер-министры, физика-математика фәннәре кандидаты Алексей Валерьевич Песошин; Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Хәбир улы Вәлиуллин һәм «Православие галимнәре берләшмәсе» төбәкара мәгърифәтчелек иҗтимагый оешмасы рәисе Заридзе Геннадий Владимирович чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, фәнни һәм белем бирү оешмалары, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар катнашты.