Казан ДАУ укытучысы «Ел инженеры» Республика конкурсында җиңүче булды

Казан ДАУ укытучысы, техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы доценты Яруллин Фәнис Фәрит улы «Ел инженеры» Республика конкурсының «Авыл хуҗалыгы» номинациясендә җиңүче булды!

«Ел инженеры» конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә куелган һәм массакүләм аңда инженер һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, шулай ук квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персонал белән тәэмин итүгә зур өлеш кертергә тиеш.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!