Казан ДАУ вәкилләре Арча агросәнәгать һөнәри көллиятен тәмамлаучыларны котладылар

Арча агросәнәгать һөнәри көллиятен тәмамлаучыларга урта һөнәри белем турында дипломнар тапшырылды. Котлау сүзләре белән агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Хөсәенов Раил Камил улы чыгыш ясады. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламәтлек, хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм аларны югары белем алу өчен безнең вузга укырга керергә чакырды.

Университетта урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен программалар уңышлы эшләп килә. Аграр фәнни-белем бирү кластеры кысаларында укуларын дәвам итү һәм өстәмә квалификация алу өчен Казан ДАУна керү традициясе алар өчен яхшы гадәткә әверелде.