Казан ДАУда «Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү» II Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

2020 елның 6-7 февралендә икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы оештырган, профессор Николай Семенович Катков истәлегенә багышланган «Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференциянең оештыру комитеты адресына көндезге һәм читтән торып катнашу өчен 70тән артык гариза килде. Фәнни эшләр Россиянең төрле төбәкләре һәм башка илләрдәге тикшеренүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Катнашучыларның 68% РФ субъектлары: Марий Эл Республикасы, Удмуртия, Курск, Түбән Новгород өлкәләре һәм башка чит ил катнашучылары – Белоруссия, Казахстан.

6 февральдә пленар утырыш узды, анда ректорат каршындагы киңәшче Фәйзрахманов Җ. И., проректор, укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор Җиһаншин Б. Г., фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Р. М., Мари дәүләт университеты вәкилләре, шулай ук Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары катнашты.

Чыгыш ясаучыларның докладлары авыл территорияләренең социаль-икътисади проблемаларына, икътисадны һәм агротехнология процессларын цифрлаштыру проблемаларына багышланган иде.