Казан ДАУда «Санлы икътисадның бердәм дәресе» халыкара акциясе узды

2019 елның 28 ноябрендә «Санлы икътисадның бердәм дәресе» халыкара акциясе кысаларында дәрес үткәрелде. Чара «Digital Generation» цифрлы икътисад өлкәсендә клублар федераль хәрәкәте һәм икътисад Институты белән берлектә оештырылды. Акциядә икътисад Институты студентлары Б391-02 һәм Б381-04 төркеме, икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Әмирова Э. Ф. һәм икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Сафиуллина И. Н. чыгыш ясады. Чараның спикеры булып икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Газетдинов Ш. М. чыгыш ясады.