Казан ДАУда табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча ачык дәрес узды

18 декабрьдә Казан ДАУ студентлары белән табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча ачык дәрес үткәрелде. Анда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы, Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, Росприроднадзор хезмәткәрләре, университет укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашты. Башланыр алдыннан мөхтәрәм кунаклар университет музее экспозициясе белән таныштылар, аннары актлар залына күчтеләр.

Казан ДАУ ректоры җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм Хәйретдинов Фәрит Йосыф улына идарә эшчәнлеге белән якынрак танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү кирәклеген билгеләп үтте.

Ачык дәрестә катнашучылар «Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт турында» видеоролик карадылар. ТР табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның төп юнәлешләре турында җентекләбрәк Хәйретдинов Фәрит Йосыф улы чыгыш ясады. Аның чыгышы җыелучыларда зур кызыксыну уятты, күп санлы сораулар бирелде, аларга тулы җаваплар алынды.

Ике яклы хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую очрашуның мөһим вакыйгасы булды.

Ачык дәресне йомгаклап, Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Ф. Й. Хәйретдиновка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.