Казан ДАУнда «Август» АҖнең яңа уку сыйныфы ачылды

8 октябрьдә Казан ДАУның агрономия факультеты базасында агрономия профиле белгечләрен әзерләү өчен үсемлекләрне яклау буенча «Август» фирмасы АҖнең яңа уку классын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров М.А., «Август» фирмасы директоры Усков А. М., Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р., башка дәрәҗәле кунаклар, укытучылар һәм студентлар катнашты. Әлеге сыйныфны булдыру агрофакультет студентлары һәм хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле бүләк булды. Моннан тыш, быел компания үзенең 30 еллык юбилеен да билгеләп үтә. Мәгълүмати технологияләрне актив кулланып, заманча компьютер техникасы һәм цифрлы күрсәтмә әсбаплар белән җиһазландырылган, әлеге уку сыйныфын хаклы рәвештә университетта иң яхшыларның берсе дип санарга мөмкин. Казан ДАУ ректоры үзенең сәламләү сүзендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Август» фирмасы АҖ җитәкчелегенә университетның матди-техник базасына сизелерлек ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа уку сыйныфын куллану перспективалары турында сөйләде. Министр М.А. Җәббаров үз чыгышында АПК өчен кадрларны сыйфатлы әзерләү өчен мондый сыйныфларны ачуның мөһимлеген билгеләп үтте, «Август» фирмасы АҖ җитәкчелегенә Казан ДАУның матди-укыту базасын ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, студентларны, шул исәптән университетның Агробиотехнопаркы базасында практик-юнәлешле әзерләүнең мөһимлеген ассызыклады, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгына ярдәм итү программаларының әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында искәртте. «Август» фирмасы директоры Усков М.А. җавап сүзендә, барыннан да элек, студентларга мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы хезмәтенең характеры нык үзгәрүен күрсәтте: физик авыр эштән башлап, интеллектуаль һәм цифрлыга. Ул шулай ук Татарстан Республикасы мисалында авыл хуҗалыгы үсешенең югары темпларын билгеләп үтте. Тантаналы чара ахырында Казан ДАУ һәм «Август» фирмасы АҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый сыйныф булдыру илебез бизнесы вәкилләренең кадрлар әзерләүгә, димәк, илебезнең киләчәгенә карата җаваплы мөнәсәбәте үрнәге булып тора.