Казан ДАУның «Тулпар» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Психологик практикалар фестивале» узды

28 ноябрь көнне «Тулпар» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Психологик практикалар фестивале» узды. Бу вакыйга «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән мөмкин булды. Казан шәһәре югары уку йортларының 19 психологы Казан ДАУ базасында 1-3 курс студентлары өчен мастер-класслар үткәрделәр. Һәр оста үз осталыгын күрсәтте. Психологлар студентларга алар белән булган вакыйгаларның мәгънәсен тирән аңларга ярдәм итте. «Поддержка» социаль-психологик уенда эмоциональ интеллектны үстерү (Афанасьева Е.М.), “Куелган максатларны анализлауда проектлы методикалар” (автордашлык Бородаева А. Ф., Мишина Ю. В., Мухачева Е. А.), “Пантомима” төркемендә адаптивлыкны һәм үзара бәйләнешне бәяләүнең проектлы методикасы” (Берсенев Д. В., Часова Е. Ф., Хәкимова Л. К.), “Кинопроба метафорасы” (Шәрәфетдинов А. В., Шәрәфетдинова Р. Р.) һәм башка темалар. Студентлар үз хис-тойгылары дөньясына чумдылар, үзенчәлекле билгеләр буенча үзләренең эмоциональ хәлләрен ачыкларга өйрәнделәр, визуализация алымнарын һәм тагын бик күп файдалы нәрсәләр белделәр.

Чара яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән узды.