Казан ДАУның «Тулпар» спорткомплексында «3 нче Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар уеннары»

2020 елның 23-25 октябрендә Казан ДАУ “Тулпар” спорткомплексында «3 нче Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар уеннары» (Идел буе федераль округы этабы) узды.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Россия Айкидо Милли Советы башкарма директоры, «көрәш сәнгате студентлар уеннары» проекты кураторы – Игорь Петрович Пасько (Мәскәү шәһәре), Казан ДАУ проректоры, икътисад фәннәре кандидаты – Зөфәр Расыйх улы Закиров, «Татарстан Республикасы милли көрәш сәнгате Студентлар лигасы» Попечительләр советы рәисе, Казан шәһәре Думасының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы – Руслан Рүзәл улы Галиәхмәтов, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча хәрби әзерлек бүлеге башлыгы, бокс буенча СССР спорт мастеры, майор – Андрей Викторович Малышев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Ярышлар айкидо, каратэ, кикбоксинг, кендо һәм таэквондо кебек спорт төрләре буенча узды. Анда Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск өлкәсеннән, Марий-Эл, Удмуртия, Башкортостан, Татарстан Республикасыннан 250 спортчы катнашты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын: КНИТУ-КАИ,
2 урын: К(П)ФУ
3 урын: ПГАФКСиТ.

«3 нче Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар уеннары» (Идел буе федераль округы этабы) җиңүчеләре бу елның декабрендә Мәскәү шәһәрендә узачак студентлар уеннары финалында катнашачаклар.