Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 5 тур матчы узды

2020 елның 16 июлендә Казан дәүләт аграр университетының «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 5 тур матчы узды. Матч «Стрела» (Казан) һәм Локомотив (Пенза) командалары арасында булды. Кызыклы, киеренке уенда «Стрела» командасы 31:28 исәбе белән җиңү яулады, «Регби буенча Россия Кубогы -ставкалар лигасы» ның чирекфиналына чыкты.

Матчта Татарстан Республикасы җитәкчеләре – Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, ТР спорт министры Леонов Владимир Александрович, РФ Федераль монополиягә каршы хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы һәм башка рәсми затлар булдылар.