Казан ДАУның «Тулпар» стадионында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 1 тур матчы узды

2020 елның 19 июнендә “Тулпар” стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионаты ставкалары лигасының 1 тур матчы узды. «Стрела» командасы 50:8 исәбе белән җиңү яулады. Матчта Татарстан Республикасы җитәкчеләре-Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы, Россия Федерациясе Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы һәм башка рәсми затлар катнашты.