Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру

Бүген Ратушада 2019 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Илсур Метшин Казанның 70 талантлы һәм перспективалы яшьләрен бүләкләде.

Нәтиҗәләр буенча 39 иң яхшы эш билгеләнде. 14 аспирант 30 мең сум, 23 югары уку йорты студенты – 20 мең сум һәм көллиятнең 2 студенты 10 мең сум күләмендә стипендия алды.

Чарада Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Расим улы, эксперт комиссиясе әгъзалары – фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Низамов Рөстәм Мингазиз улы, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы катнашты.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Татарстан башкаласының талантлы һәм перспективалы яшьләренә истәлекле дипломнар тапшырды. Стипендияләр Казан дәүләт аграр университеты студенты Вәлиева Энҗе һәм Казан дәүләт аграр университеты аспиранты Семушкин Дениска тапшырылды.