Казан шәһәре мэрының исемле стипендиясенә конкурс нәтиҗәләре чыгарылды

12 декабрьдә студентлар һәм аспирантлар арасында Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсы нәтиҗәләре буенча иҗтимагый совет һәм эксперт комиссиясенең уртак утырышы узды. Аның эшендә эксперт комиссиясе әгъзалары фәнни эшләр һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Р. М. Низамов, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Ф. Т. Нәҗметдинова катнашты.

Конкурска барлыгы 220 дән артык эш бирелгән иде. Аларның 14 аспирант, 23 югары уку йорты студенты һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы студенты җиңүче булды. Быел беренче тапкыр, Казан ДАУ инициативасы буенча, «Шәһәр авыл хуҗалыгы, экология һәм табигатьтән файдалану» номинациясе булды, аның буенча конкурска 34 эш бирелде.

«Шәһәр биналарын вертикаль яшелләндерү системасын эшләү» эше белән Семушкин Денис Николаевич һәм «Бухгалтер күзәтүе объекты буларак кеше капиталына инвестицияләр: ТР Авыл хуҗалыгы оешмаларында бәя бирү» эше белән икътисад Институты студенты Вәлиева Энҗе Маннур кызы җиңүчеләр булдылар.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!