Конституциягә төзәтмәләр турында Гомумроссия тавыш бирү

Конституциягә төзәтмәләр турында Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр бара. Коронавирус афәте булу сәбәпле, халык фикерен алу куркынычсызлык чараларын исәпкә алып оештырылды.

• 1 июль Россиядә ял көне дип игълан ителде.

* Тавыш бирү көннәрендә участоклар җирле вакыт буенча 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?

• Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы законга Россия Президенты Владимир Путин, Дума һәм Федерация Советы хуплаганнан соң, март аенда ук кул куйды. Ул чакта тавыш бирү 22 апрельдә узар дип ниятләнгән иде. Төзәтмәләр үз көченә керсен өчен, алар белән тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы килешергә тиеш. Тавыш бирүдә килүчеләр саны чикләнми.

• Закон нигезендә, тавышларны санау биш көннән дә артык була алмый. Шуннан соң Үзәк сайлау комиссиясе өч көн дәвамында нәтиҗәләрне бастыра.

Конституциягә нинди төзәтмәләр кертелә?

Аларның саны йөздән артык. Иң мөһимнәре:

* Конституция хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким түгел, ә пенсия елына кимендә бер тапкыр индексацияләнә дип турыдан-туры гарантияли.

* Сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарны социаль яклау, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм сәламәтлеккә җаваплы карый алсын өчен шартлар тудыру — хәзер дәүләтнең турыдан-туры бурычы.

• Дәүләт иң зур кыйммәтнең – балалар булуын таный һәм ятимнәргә карата ата-ана вазифаларын үз өстенә ала.

• Түрәләргә, парламентарийларга һәм судьяларга чит ил гражданлыгы, яшәүгә рөхсәт һәм чит ил банк счетлары тыелган.

• Россия меңьеллык тарих белән берләштерелгән, Аллаһы Тәгаләгә иман һәм идеал биргән ата-бабаларыбызның истәлеген саклый, тарихи дөреслекне яклый һәм Ватанны саклаганда халыкның батырлыгын киметүне тыя, дип язалар.

• Никах – ир-ат һәм хатын-кызлар берлеге.

Төзәтмәләрнең тулы текстын әлеге сылтама буенча карарга була:  https://sozd.duma.gov.ru/bill/885214-7

Төзәтмәләрнең бер өлешен генә хупларга мөмкинме?

Юк. Барлык үзгәрешләр пакеты өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Сорау бер булачак: «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсыз? “Әйе” яки “юк” дип җавап бирергә мөмкин.